11 сентябрьдә Мәдәният сараенда “Экстремизмга – юк” декадасы кысаларында “Җир шарында барлык балалар дус” тематик чарасы үтте. Аны Мәдәният сарае Халыклар Дуслыгы йорты белән бергә оештырды. Чарага мәктәп укучылары чакырылган иде. Аларны район территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Мәдәният сараеның балалар иҗат коллективлары чыгыш ясады.