“Экстремизмга – юк” декадасы кысаларында шәһәрнең Туган якны өйрәнү музее 12нче лицейның 3 “В” сыйныфын балалар куркынычсызлыгы буенча чарага чакырды.
Укучылар төрле ситуацияләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышты. Терроризм, кешеләрне урлау, заложникка алу кебек төшенчәләр турында күбрәк белде.
Музей хезмәткәре белән экстремаль ситуациягә “эләгеп”, аннан чыгу юлын да таптылар.
Укучылар террористик идеологиянең тискәре ягын күрделәр.