Мөмкинлекләре чикле эшсез гражданнардан укырга төркем быелның октябрь аенда тупланачак. Алар 1С Предприятия программасы буенча укый, уку бушлай, вакыты – 1 ай.
Тулырак мәгълүмат буенча мәшгульлек үзәгенә, Гагарина урамы, 51 нче йорт, кабинет №8 гә мөрәҗәгать итегез. Телефон: (885595) 5-59-07