Куакбаш авыл өчен бүген шатлыклы вакыйга булды: капиталь ремонттан соң авыл мәдәният йорты ачылды. Куакбашлылар бу ремонтны 48 ел буеөткән. Куакбашлыларның шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рәгать Хөсәенов килде. Тантаналы ачылуда авыл халкы күпләп катнашты. Клуб капиталь ремонттан соң бик матураеп киткән. Сәхнә өлеше тагын да сокландыргыч, ямьле. Элеккеге караңгы стеналарны танырлык та түгел. Рәгать Хөсәенов төзүче оешмага рәхмәтен белдерде. Эшләрне “Стройснаб” җәмгыяте башкарган.
Авыл башлыгы Рушания Әхмәтҗанова авылдагы үзгәрешләргә сөенә. “Яңа ФАПлы булдык, узган ел сельсоветка капиталь ремонт булды. Инде клубны танымаслык итеп ясап куйдылар. Мәктәпкә дә капиталь ремонт үткәрелер дип ышанабыз”, ди ул.