Республика Гидрометцентры мәгълүматы буенча, 12 сентябрьдә төнлә һәм иртә белән республикада урыны белән томан булырга мөмкин. Аязучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә +4..+7º, туфракта урыны белән 0º, көндез +19..+22º градуска кадәр җылы булачак.