Лениногорск районында өстәмә сайлаулар үтте

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

9 сентябрьдә Лениногорск муниципаль районы территориясендә муниципаль районның 7муниөипаль берәмлегенә депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтте.  Барлыгы 7 сайлау сайлау участогы эшләде: шәһәрдәге бер мандатлы 10нчы округ, Керкәле, Яңа Чыршылы, Иске Куак, Иске Шөгер, Сугышлы, Урдалы авыл җирлегендә. 

Сайлаучылар исемлегендә 2565  кеше иде. Шәһәрдә – 2198, районда– 467.

25 кандидат теркәлгән иде, аларның өчесе – шәһәрдән, районда – 22.  Сайлау барышы белән күзәтүчеләр да танышып торды.

Сайлау нәтиҗәсе буенча,  7 депутат сайланды. Алтысы - «Единая Россия» партиясеннән һәм бер депутат – үз-үзен тәкъдим итүче. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International