Районда техникаларны тикшерәчәкләр

2018 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Лениногорск районы буенча Гостехнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, 10 сентябрьдән район территориясендә “Частник-2018” операциясе башлана. Ул 8 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт аралыгында тракторлар, үзйөрешле машиналар һәм аларның тагылмаларын тикшерәчәкләр. Шәхси кешеләрнең, фермер хуҗалыкларының, предпринимательләрдәге техникаларны йөртүче механизаторларның документлары тикшереләчәк, үзйөрешле машиналар куркынычсыз эксплуатация таләпләренә туры килү-килмәвен дә карыйлар тикшерүчеләр. Рейдлар Гостехнадзор, ЮХИДИ вәкилләре белән берлектә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International