Лениногорск музеенда элеккеге уеннарны, милли бәйрәмнәрне искә төшерделәр

2018 елның 7 сентябре, җомга

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее уку елына төрле чаралар әзерләгән.

Күптән түгел алар 5нче мәктәпнең 6 Б сыйныфын чакырдылар. Укучылар музейда элеккеге халык уеннарын уйнады, аларның тарихы белән танышты.

Әйлән-бәйлән дә уйнадылар. Чуашларның Уяв бәйрәмендәге хороводтан  рус бәйрәме - Каравондагы хороводтан аермасын белделәр.

Сабантуйдагы милли уеннарны да бергәләп уйнап карадылар. Балтай бәйрәмендә дә “булдылар”. Укучылар зур тәэсирләр белән китте, дип хәбәр итәләр музейдан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International