13 сентябрьдә – Тимәш, 14 сентябрьдә Писмән авыл җирлекләрендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк. Халыкка хокукый консультация үткәрү максатында, Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе һәм республика юстиция министрлыгы тарафыннан мобиль мәгълүмати-консультатив төркем булдырпылган. Аңа төрле минситрлык, ведомство һәәм оешма белгечләре керә.
Консультация үткәрү вакыты:
Тимәштә 13 сентябрьдә 15.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, Адресы: Киров урамы, 26 йорт.
Писмәндә 14 сентябрьдә 08:00 - 10:00 сәгать аралыгында, адресы: Подлесный, Гагарин ур, 1б.