Лениногорск районы хаҗилары Мәккә шәһәреннән кайтып җитте, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән. Хаҗга 13 кеше 6 августта киткән иде. Алар изге урыннарда булып, олы гыйбадәтне үтәп кайттылар.
Хаҗилар әйтүенчә, юл авыр булган. Шулай да Аллаһы ярдәме белән исән-сау өйләренә кайтып җиттеләр. Хаҗлары кабул булсын!