4 сентябрьдән районыбыз авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды. Мордва-Кармалка, Урмышлы, Сарабиккол, Кирлегәч авылларында җыеннар үтте инде. 5 сентябрьдә Керкәле, Сугышлы, Иске Шөгер, Шөгер, Мөэмин-Каратай авылларында.
6 сентябрьдә Глазово, Мичурин, Тимәш, Ивановкада узачак.
Һәр авыл җирлегендә бу хакта белдерү куелган. Килегез, авыл проблемасы, уңышлары белән танышып китәрсез. Монда район җитәкчелеге, төрле хезмәт күрсәтү вәкилләре дә катнашачак.
Җыеннар 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.