1 сентябрьдә райрнның барлык уку йортларында тантаналы линейкалар үтте. Анда мактаулы гражданнар, башкарма комитет җитәкчеләре, депутатлар катнашты. Быел Лениногорскида мәктәпләрдә 8мең 508 укучы белем алачак, шуның 968е беренче сыйныф укучылары.
Нефть техникумында узган белем көнендә район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек җитәкчесе Нурислам Хәбибов катнашты. Алар студентларга теләкләрен җиткерделәр, уңышлар теләделәр.