Безнең як табигате шифалы үләннәргә бик бай. Урман болыннары умырзая, җилдәк, мәтрүшкә, күкебаш һ.б. бик күп файдалы үләннәр белән тулган. Борынгы грек табибы Гиппократ үзенең хезмәтләрендә һәм дәвалау эшендә 200 дән артык шифалы үлән файдаланган. Ул заманнан бик күп нәрсә үзгәрүгә карамастан, фитопрепаратлар һаман да бик мөһим урын алып тора.
Социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегендә “Шифалы үләннәр артыннан” исемле экскурсия үткәрелде. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы 14 кеше актив катнашты. Алар, бик теләп, файдалы үләннәр җыйды.
Әлеге чараның максаты булып халыкның иҗади активлыгын озайту, энергия һәм киләчәккә ышанычын саклап калу иде.