Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе

2018 елның 31 августы, җомга

Лениногорск мәгариф өлкәсенең мөмкинлекләре зур: матди базасы нык, грамоталы белгечләре бар – безгә алга таба үсештә уртак омтылыш кирәк, диде Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә. Яңа уку елын башлап җибәрергә барысы да әзер инде: мәктәпләр дә, укучылар да, укытучылар да. Әнә мәгариф хезмәткәрләре август конференциясенә ничек әзерләнеп килгәннәр. Һәр уку йортының шәһәрнең үзәк мәйданында үз урыны бар.

- Ерак барасы түгел, бүген безнең район уку йортларында талантлы балалар белем алуын күрдек, алар рәхәтләнеп чыгыш ясый, бүген күргәзмәдә үз мәктәпләрен лаеклы тәкъдим итте. Ә сез, хөрмәтле, педагоглар, аларга белем һәм тәрбия бирәсез. Яңа уку елында уңышлар телим сезгә, - диде конференциядә катнашкан район башлыгы Рәгать Хөсәенов.

Төп докладчы - Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин билгеләп үткәнчә, мәгариф тармагы муниципаль район үсешенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Шуңа, елдагыча, конференциядә район һәм шәһәр предприятиесе һәм оешмасы җитәкчеләре дә катнашты, алар да район мәгариф тармагының үсеш үзенчәлекләре белән танышты. Ә тармак җитәкчеләре һәм укытучыларына уңышлар белән бергә кайбер кимчелекләрне әйтеп үтте, үсеш юлларын күрсәтте докладчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International