Бәйрәм чаралары көне буена барды. Ә кичке 4тә халык үзәк мәйданга җыелды. Бәйрәмдә мактаулы кунаклар республика Дәүләт Советы Депутаты Илдус Касыймов, “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты. Алар котлау сүзләрен җиткерделәр. Ул көнне төрле өлкәдә эшләүче бик күп кешегә район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бик матур концерт әзерләнгән иде. Анда үзешчән артистлар, Мәскәү кунаклары чыгыш ясады. Россиянең «Рок-острова» төркеме чыгышын бик яратып кабул иттеләр. Бәйрәм салют белән төгәлләнде.