Район башлыгы бәйрәмнәр белән котлый Хөрмәтле лениногорскилылар! Сезне Республика һәм Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне белән котлыйм

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

30 августта Татарстан халкы Республика оешу көнен билгеләп үтте.  Быел Лениногорск районы өчен тагын ике мөһим вакыйга – Шөгердә нефть табылуның 75 еллыгы, Ромашкин нефть ятмаларының 70 еллыгы билгеләп үтелә. Лениногорскиның нефть хуҗалыгы Татарстан нефть предприятиеләренең башлангычы булып тора. Нефть ятмаларының ачылуы илнең төрле почмакларыннан килгән төрле профессия вәкилләрен: геолог, бораулаучы, төзүче, транспортчы, бюджет өлкәсе хезмәткәрләрен берләштерде. 
Хөрмәтле лениногорскилылар, нефтьчеләр! Әлеге юбилей даталары – нефтьчеләрнең генә түгел, шәһәр һәм район халкы өчен дә зур бәйрәм. Чөнки Лениногорск һәм “Лениногорскнефть” идарәсенең - икесенә бер язмыш, бер тормыш юлы. Аерым рәхмәт сүзләрен Татарстан нефтенең башында торган ветераннарга җиткерәм. Алар башлаганны бүген белемле яшь кадрлар дәвам итә. 
Хөрмәтле лениногорскилылар! Зур бәйрәмнәр белән котлап, сезгә сәламәтлек, тынычлык-иминлек, хезмәт уңышлары телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International