Лениногорск гаиләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә уздырылган кабул итү тантанасында булып кайтты.
Ул көнне Казан Кремленә Татарстаннан 50 гаилә чакырылган иде.
Безнең шәһәрдән Сергушев Александр Николаевич белән Марина Анатольевна гаиләсе барды. Алар нефть өлкәсендә хезмәт итәләр.