Лениногорск кешесе законсыз рәвештә шартлагыч матдә саклаган

2018 елның 28 августы, сишәмбе

56 яшьлек Лениногорск кешесе законсыз рәвештә шартлагыч матдә саклауда гаепләнә, дип хәбәр итә Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.Июль ахырында полиция хезмәткәрләре  ир-атның өендә кара төстәге вак бөртекләр (гранула) табып алалар. Экспертлар нәтиҗәсе әлеге матдәнең шартлагыч матдә – дары төтене булуын күрсәтә. Ул 190 грамм авырлыкта була.

Ике ел элек, 2016 елда әлеге гражданин ау мылтыгын теркәү срогын бозуда административ җаваплылыкка тартылган булган инде. Ул вакытта полиция коралны аңардан ала, тик ир-ат дарыны да тапшырырга кирәк икәнен белмәгән.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге гражданнарны кисәтә: әгәр  ирекле рәвештә корал, боеприпаслар, шартлагыч матдәләрне тапшырган очракта, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International