Лениногорскида "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республикакүләм акциясе узды. 1нче сыйныфка баручы 111 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар.
Әлеге балалар аз тәэмин ителгән, күпбалалы, мохтаҗ, социаль яктан авыррак хәлдә яшәүче гаиләләрдән.
Сабыйларга бүген иксез-чиксез шатлык бүләк иттеләр: беренчедән, портфельле булдылар, икенчедән Урман паркы администрациясе аларны бүген аттракционнарда бушлай йөртү өчен билетлар тапшырган.
Балаларны мәктәп әзерләүдә өлеш кертүчеләр – депутат абый-апалар, предприятие-оешмалар, кайбер авыл җирлекләре.
1нче сыйныфка баручы балаларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов тәбрикләде. Ул шулай ук ярдәм итүче предприятие-оешма җитәкчеләренә муниципалитетның, мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Балаларны Урман паркына җыйдылар. Аларны тик кенә бастырып тотмыйча, биетеп тә алдылар, уеннар да уйнаттылар.