Лениногорскида 30 августта узачак бәйрәм программасы

2018 елның 24 августы, җомга

30 августта Республика һәм шәһәр көне, Нефтьчеләр көне уңаеннан, шәһәрдә зур бәйрәм чаралары үтчәк. Кайда нәрсә була – программаны карагыз.

10.00 сәгатьтә – “Яшьлек” паркында велосипедчылар ярышы.

11.00 – түбән сулыктагы амфитеатрда “Содружество” халык иҗаты фестивале.

12.00 – Михаил Фомин һәйкәле янында Балалар музыка мәктәбенең кыллы оркестры уйный. Фотокүргәзмә оештырыла.

13.00 – түбән сулык янында туган як, шәһәргә багышланган шигырь укучылар конкурсы.

Үзәк мәйданда

14.00 – үзәк мәйданда рәссамнар һәм балалар сәнгать мәктәбе укучылары картиналары күргәзмәсе.

15.00 – Мәдәният сарае балалар коллективының “Балачак шәһәре” концерты.

16.00 – Театральләштерелгән күренеш.

16.30 – Район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлавы. Бүләкләү

17-00 – татар эстрадасы артистлары Dg Radik һәм Айрат Сафин чыгышы (Мәскәү).

18.00 – “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы.

19.00 – район һәм шәһәр үзешчән артистлары чыгышы.

20.00 – Россия эстрадасы артистлар, “Рок-острова” төркеме чыгышы.

21.00 – Бәйрәм салюты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International