Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Россия Федерациясенең дәүләт флагына багышланган чара узды

2018 елның 24 августы, җомга

Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең   социаль-реабилитация бүлегендә Татарстан республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Наумова Людмила Тимофеевна белән Россия флагы тарихына багышланган әңгәмә узды. Шул ук көнне Бөтенроссия сәясәт партиясенең Лениногорск Җирле бүлеге белгечләре Ершова Александра и Юркина Елена триколор тасмасын тарату акциясен оештырды.

Бу чарада өлкән яшьтәге 28 кеше катнашты. Алар арасында инвалидлар да бар иде. Бу чараның максаты итеп халыкта дәүләткә һәм аның тарихына карата патриотизм хисен устерү, ныгыту билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International