22 августта Лениногорск эчке эшләр бүлегенең актлар залында тантаналы төстә беренче сыйныфка баручыларга портфельләр тапшырдылар. Аларны начальник урынбасары Роберт Сиразетдинов котлады, теләкләрен җиткерде. Балалар викторинада да катнашып, юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр.