Лениногорск районы китапханәләрендә Россия флагы көненә багышланган чаралар оештырылды. Россиянең тарихына, символларына багышланган китап күргәзмәләре оештырылды. Әңгәмәләр, патриотик сәгатьләр барышында төрле яшьтәге балалар белән туган илебез символлары, аның бөеклеге һәм көче турында сөйләшүләр булды, ватан турында шигырьләр яңгырады.