Корбан Гаете уңаеннан, шәһәрдә, "Мәхәббәт" паркында бәйрәм узды.Халык күпләп килгән иде. Хәзер мондый бәйрәмне көтеп алалар. Корбан бәйрәме белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин котлады.
Коръән сүрәләре укылды, халык белән викторина оештырылды.Кайнар пылаудан, шашлыктан авыз иттеләр. Чәй эчеп алырга да була иде.
Балалар өчен төрле уеннар әзерләгәннәр, алар рәхәтләнде уйнап.