Иртәнге 5тә Лениногорск мөселманнары Корбан Гаете уңаеннан "Ихлас" мәчетенә җыелды.
Аларны район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады, районның имам- мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин вәгазь сөйләде. Сәгать 7дә Гает намазы укылды.