Китапханә хезмәткәрләре шәһәр урамында викторина үткәрде

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

18 июнь көнендә Ю.Гагарин исемендәге шәһәрнең үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Шәһәрнең мәдәни мөхите» проекты кысаларында «Балерина» фонтаны янында «Кояшлы җәйдә китап эстафетасы» исемендәге әдәби-уен программасы үткәрде. Лениногорск халкын  шәһәр көне белән котлады.   Әкият геройлары «Шәһәрем минем- Лениногорск»  викторинасы,  табышмаклар һәм букросинг уздырдылар. Балалар һәм аларның әти –әниләре китаплар, баллы призлар һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International