Үткән шимбә шәһәр көнен билгеләп үттек. Көне буе шәһәрдә төрле мәдәни чаралар үтте. Ә кич белән түбән сулык буендагы мәйданда концерт булды. Анда шәһәр һәм районның үзешчән артистлары чыгыш ясады, кунаклар чыгышын да тамашачылар бик яратып кабул итте.