6 августтан 1 сентябрьгә кадәр «Комбайн” операциясе үткәрелә. Аның барышында машиналарның куркынычсызлыгына, төзеклегенә, документлары , тиешенчә теркәлгән булулары һәм башкалар тикшерелә.
Лениногорск һәм Әлмәт районнары буенча гостехнадзор инженер-инспекторлары (Галимов И.Н., Спиридонов О.Н.) Лениногорск районы кырларында эшләүче ашлык сугу комбайннарының техник документлары, эксплуатацияләү нормалары тикшерелде. Кайбер җитешсезлекләр дә ачыкланды, мәсәлән, өч комбайн техник күзәтү үткәрелмәгән, бер машина теркәү билгесеннән башка кулланылган Гаепле вазифаи затларга карата әлеге кимчелекләрне бетерергә дигән предписаниеләр тапшырылган.