Лениногорск районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

2018 елның 17 августы, җомга

Район кырларында урып-җыю дәвам итә. 16 август көнне беренче-икенче атнаның алдынгы комбайнчыларын бүләкләделәр, аларга акчалата премия һәм күчмә флаг тапшырылды.

Бүләкләүдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм сыйфат комиссиясе вәкилләре катнашты.

Җитештерүчәнлеге югары булган комбайннар арасында беренче атнаның җиңүчесе булып Хәмидуллов Илдар  (“Лениногорская агрофирмасы”) танылды. Ул бер атнада 613 тонна бөртекле суктырган. Икенче атнаның җиңүчеләре икәү булды: Кәлимуллин Хәмит (374 тонна), Артур Шәйдуллин (374 тонна), (“Лениногорская агрофирмасы”)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International