Лениногорск ишегалды лагерьларында күңелле, диләр

2018 елның 3 июле, сишәмбе

7нче, 8нче, 9нчы һәм 10нчы территориаль җирле үзидарәләр тарафыннан оештырылган ишегалды лагерьларында балалар рәхәтләнеп ял итте. “Активистлар”, “Дуслар”, “Кояш нуры” һәм “Позитив” отрядлары ике атна дәвамында шау-гөр килде.

Лагерьдә төрледән төрле чаралар узып кына торды. Егет-кызлар  шәһәребезнең “Ихлас” мәчетендә кунакта булып, Булат хәзрәт белән аралашты. Янгын сүндерү хезмәте белән дә якыннан танышты. Шулай ук төрле тематик  чараларда “Хәтер көне”, “Без наркотикларга каршы”, экологик темага багышланган  рәсем конкурсында  катнашты.   “Исток-Башлангыч” үзәге, “Логос ” педагогик-психологик ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән дә очрашулар кызыклы булды.  Полиция вәкилләре белән юл кагыйдәләрен  яңадан кабатладылар, урман паркына, "Агропакка", "Мастерскай идей"га экскурсиягә бардылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International