Сезне «Гринландия»дә көтәләр!

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

 19 - 22 июльдә  Киров өлкәсенең Башарово авылы янындагы яр буенда  «Гринландия» бөтенроссия автор җырлары фестивале үтәчәк.

Аның оештыручысы- Дәүләт Думасы депутаты Олег Валенчук.

Ел саен әлеге авыл янындагы аланда тере һәм мәгънәле музыка яратучылар җыела.  Һәм аларның саны елдан-ел арта бара. Мәсәлән, былтыр, фестивальдә 230меңнән артык кеше катнашкан. Бер сәхнәдә танылган этрада җырчылары һәм яшь автор-башкаручылар катнаша. Төрле елларда фестивальдә Сергей Трофимов, Олег Митяев, Юлий Ким, Григорий Гладков, Галина Хомчик, Константин Тарасов,  Валерий һәм Вадим Мищуки,   Александр Софронов, Леонид Сергеев һәм башкалар чыгыш ясады. Әлеге аланда ике тапкыр Россия эстрадасы артисты- СССРның халык артисты Иосиф Кобзон концерт куйды. .

 «Гринландия» - гаилә фестивале. Анда балалар өчен дә мәйданчыклар эшли, спорт ярышлары да оештырыла.

Фестивальдә катнашу өчен заявканы  grinlandia-kirov@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

 «Гринландия» сезне 19 - 22 июльдә көтә.  Тулырак рәсми сайтында: grinlandia.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International