Җәй башыннан бирле республика сулыкларында ун кеше батып үлгән, быел безнең районда мондый фаҗига әлегә булмады, күрергә язмасын, дип телик.
Шәһәр сулыклары янында кеше көне күп була, бала-чагасы да, олыраклар да бар анда. Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе ялгыз гына һәм коену өчен каралмаган җирләрдә су кермәгез, дип киңәш итә. Исерткеч эчемлек кулланган килеш, артык кызу вакыта коену, балаларны сулык тирәсендә ялгыз гына калдыру тыела. Ялыгыз, фаҗигагә әйләнмәсен, сак булыгыз.