Без яшь спортчыларыбыз уңышлары, иҗади коллективларның чыгышлары, төрле конкурсларда җиңүләре белән горурланабыз, ди район башлыгы Рәгать Хөсәенов яшьләр көне уңаеннан котлавында.
Шушы көннәрдә ил буенча Яшьләр көне билгеләп үтелде. “Яшьлек кеше тормышындагы иң матур, күңелле вакыйгаларга бай чоры. Сез, яшь лениногорскилылар, киләчәктә шәһәр һәм районыбыз өчен җаваплылыкны үз кулыгызга алачаксыз, аның киләчәге, өлкән буын язмышы өчен җавап бирәчәксез. Чын күңелемнән сезгә уңышлар, сәламәтлек һәм яңа җиңүләр телим”, дигән сүзләр бар аның котлавында.