Быел шәһәр һәм район мәктәпләренең унберенче сыйныфын 311 укучы тәмамлады. Шушы көннәрдә аларны үзәк мәйданга чакырып котладылар.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин аларга теләкләрен җиткерде. Алар кулыннан 65 укучы аттестат һәм “Укудагы уңышлары өчен” медале белән бүләкләнде. Алар бердәм дәүләт имтиханын биргәндә дә югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр. 2нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Азат Минәҗев, 5нче мәктәптән Ева Власова, 6нчы мәктәптән Юлия Табакова, анна Бербек, Анжела Әхмәтшина рус теленнән 100 балл җыя алганнар. Бүгенге нәтиҗәләргә караганда, 158 чыгарылыш укучысы 80 һәм аннан югарырак баллар җыя алганнар.