2 июньдә түбән сулыкта балачак бәйрәме үтте. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үзенең котлавын җиткерде, гаиләләргә ана капиталына сертификат тапшырды. Аннары “Күңелле зонтик” дигән конкурс үтте. Беренче урынга 5 яшьлек Мария Кирюшина чыкты.