Район территориясендә һава торышы бозыла

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

5 июньдә Татарстанда яшенле яңгыр һәм өермәле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә көн үзәгеннән башлап 23.00 сәгатькә кадәр республикада яшенле яңгыр һәм боз явуы фаразлана.

Секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән 20-25 метрга кадәр көчле җил көтелә. Мөмкинлеккә карап, өйдән чыкмау, ерак араларга бармау киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International