Лениногорск ЗАГСында май аена нәтиҗә ясадылар

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

Соңгы язның ае тәмамланып нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Май аенда барлыгы 59 бала дөньяга килеп, шулар арасында бер пар игезәк балаларның тууы рәсми рәвештә теркәлде. Гаиләдә беренче бала булып 22 бала, икенче бала 24 гаиләдә, 11 гаиләдә ата-аналар өченче тапкыр, ә инде дүртенче һәм аннан ары бәби алып кату бәхетенә 2 пар иреште. Еш кына әти-әниләр балаларына сирәк очрый торган исемнәр кушарга омтылалар. Узган айда Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә шундый исемнәрдән: Залина,  Ралина, Ляля, Рамазан, Илларион, Бехруз булды. Ә инде үз мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән парларның саны 8нче тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International