Республика территориясендә көчле җил көтелә

2018 елның 3 июне, якшәмбе

Татарстанда һәм Казанда иртәгә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Республикада җил секундына 16 – 21 метрга, Казанда 18 метрга кадәр җитәчәк.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча 4 июньдә республикада һава температурасы төнлә 7 – 12 градус булачак. Көндез 18 дән 23 градуска җитәчәк.

Күпчелек районнарда, шул исәптән Казанда да, кыска вакытлы яңгырлар булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International