Бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк итте, тагын бер елга җитәрлек тәэсирләр калдырды ул көнне “Лениногорскнефть” идарәсенең 2нче социаль-педагогик комплексы бәйрәме. Быел ул Татарстан нефтенең -75, Ромашкин нефть ятмалары ачылуның 70 еллыгына багышланды.
“Лениногорскнефть” идарәсе инициативасы белән, 2001 елда оешкан СПК-2 талантлы балаларга ярдәм итә, хәйриячелек ярдәме күрсәтә, мәктәпләргә, спорт мәктәпләренә булышлык итә. Аның составына шәһәрдәге 2нче, 5нче, 4нче мәктәп һәм 12нче лицей, нефть техникумы, балалар йорты керә. Республика буенча алдынгылардан саналган һәм иң уңышлы мәктәп грантына ия булган 7нче мәктәпне дә быел кабул итәргә дигән тәкъдим кабул ителде, дип куандырдылар бәйрәмдә.
“Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов бәйрәмгә килүчеләрне сәламләп:
- Безнең өчен СПК-2 бәйрәме җәй көне булачак барлык бәйрәмнәрнең башы булып тора. Бүген мин ветераннарга һәм социаль-педагогик комплексның партнерларына рәхмәтемне белдерәм. Ул - безнең уртак бәйрәмебез, балачак бәйрәме. Барыгызга да уңай хис-кичерешләр бүләк итсен, - диде.
- Бүген Лениногорск җирендә зур бәйрәм, - дип билгеләп үтте республика Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов. Аның оештыручылары - нефтьчеләр. Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән нефтьчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Алар республиканың социаль – икътисадый үсешенә зур өлеш кертәләр. Сезнең авыр хезмәтегез шундый зур чаралар үткәрергә ярдәм итә дә инде. “Татнефть Компаниясе социаль юнәлеш алган компания булды һәм булачак.
Район башлыгы исеменннән бәйрәмгә килүчеләрне шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Бу берләштерә торган бәйрәм, монда иң-иңнәр бүләкләнә, дип билгеләп үтте.
Бүләкләүдән соң күңелле мизгелләр дәвам итте. Нефтьчеләр алллеясында балалар шахмат уйнады, төрле конкурсларда катнашты, фотога төште. Ә иң зур чират мотоцикллар янына җыелган иде. Анда 80нче еллар мотоциклыннан башлап, бүгенге заманчаларына хәтле бар, каян җыеп бетергәннәрдер, рәхәтләнеп фотога төштеләр.
Нефть монументыннан халык Никахлашу сараена таба атлады. Анда татар,рус, чуаш, мордва милләте вәкилләре җыр-бию, милли аш-су белән каршы алды. Ә күл буендагы сәхнә республиканың көньяк-көнчыгыш районнары артистларын бергә җыйды. Уфадан килгән барабанчылар тамашасы бик күпләрне сокландырды. Әллә нинди киемнәр кигән артистлар көлдереп, халык белән рәхәтләнеп фотога төште. Кыскачы, нефтьчеләр халыкка зур бәйрәм оештырган иде. Шашлык, кайнар чәй, тәм-том сатылды. Ә кич белән Мәскүнең “Челси” төркеме чыгыш ясады, ут тамашасы булды.