1 июнь - балалар өчен иң күңелле вакыт – җәйге каникул башлана һәм бу көн балалар бәйрәме дә булып санала.
Балалар – безнең киләчәк. Без алар өчен эшлибез, яшибез, киләчәккә планнар төзибез. Әлеге бәйрәм олыларга бала язмышы өчен зур җаваплылык бар икәнен оныттырмый. Аларның физик һәм рухи яктан сәламәт булуын без – зурлар кайгыртырга тиеш.
Безнең шәһәр һәм районда талантлы балалар бик күп, алар музыка, спорт, рәсем сәнгатендә үзләрен күрсәтә, предмет олимпиадаларында җиңүләр яулый, конкурс-фестивальләрдә чыгыш ясап, алдынгы урыннарны алалар. Аларның талантын ачуда, балаларга рухи тәрбия бирүдә өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерәм.
Шулай да бала өчен иң мөһиме – ныклы, бердәм гаилә. Гаиләдәге җылылыкны беркем дә, беркайда да алыштырып булмый. Балаларга үз гаиләләрендә кайгыртучанлык тоеп яшәргә язсын иде.
Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә өлеш кертүчеләргә, әти-әниләргә, укытучыларга, әби-бабайларга рәхмәт сүзләре белдерәм. Уллыкка яки кызлыкка алучы гаиләләр, физик мөмкинлеге чикле булган балаларны тәрбиялүче гаиләләр дә аерым хөрмәткә лаек.
Яшь лениногорскилыларга сәламәтлек, бәхетле балачак, күңелле ял, каникул телим.