Татарстанда кискен суыта

2018 елның 30 мае, чәршәмбе

Татарстанда алдагы ике көндә юеш кар көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү  идарәсе.

Алдагы ике тәүлектә республика көчле төньяк-көнчыгыш циклонының тыл өлешендә булачак. Секундына төньяк-көнбатыштан искән 17 метрга кадәр тизлектәге  җил һәм җитди салкынаю көтелә.

Пәнҗешәмбе, 31 майда, Татарстанда җылылык 14 градустан артмаячак. Урыны белән яңгырлар фаразлана.

Җәйнең беренче көне яңгырлы булачак. Республиканың кайбер районнарында юеш кар булуы ихтимал. Төнгә температура минус 1 градуска кадәр төшәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International