Шәһәр һәм район хәрби комиссариаты 18-40 яшьлек гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә чакыра

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Контракт буенча хезмәт итү – федераль дәүләт хезмәтенең аерым төре, гражданин аны Россия Кораллы көчләрендә үтә.

Хәрби хезмәттәгеләр өчен түбәндәге ташламалар каралган:

- бушлай туклану;

- подъемное пособие;

- бушлай медицина ярдәме;

- хезмәт итә торган җиргә барып җитү юлын түләү;

- хезмәт иткәндә торак белән тәэмин итү.

- ел саен 40 көнлек отпуск, моңа юлда булга вакыт керми;

- икенче контрак төзелгәннән соң торак белән тәэмин итү буенча ипотекада катнашырга мөмкин.

- өч ел хезмәт иткә,  конкурстан тыш бушлай белем алу мөмкинлеге бирелә.

- кыр шартларында хәрби бурычларны үтәгәч, стимуллаштыру каралган.

- 20 ел хезмәт иткәннән соң, пенсия алу гарантияләнә.

Тулырак мәгълүматны хәрби комиссариаттан алырга була, адресы: Шашин урамы, 24нче  йорт, 7нче кабинет,  телефон: 5-09-02.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International