26 яшьлек лениногорскилының сумкасы, курткасын һәм аяк киемен урлаганнар, сумкасында 2500 сум акчасы, банк карталары була. Бу турыда ул полициягә хәбәр итә. Хатын ишекне бикләмәгән, карак шуннан кергән. Хәзерге вакытта бу факт буенча шикләнелүче бар. Лениногорск эчке эшләр бүлеге халыкка ишекләрен бикләп йөрергә киңәш итә.