Татарстанга шторм якынлаша. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Иртәгә, 30 июньдә, республика территориясендә көндез һәм кичен җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Кичкә таба һава торышы начарая. Җилнең тизлеге секундына 20-25 метрга кадәр җитәргә, яшенле яңгыр яварга мөмкин.