Районда китапханәчеләр көне үтте

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Лениногорск районында Бөтенроссия китапханәчеләр көненә багышланган чаралар булып узды. Шәһәр һәм авыл китапханәләрендә Ачык ишекләр көне оештырылды. Китапханәләрдә экскурсияләр, кызыклы китаплар белән танышулар, уен-викториналар үтте.

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә һөнәри бәйрәмгә багышланган бәйрәм программасы  үткәрелде. Анда иң яхшы хезмәткәрләргә мактау кәгазьлары тапшырылды, барлык китапханәчеләргә дә җылы котлау сүзләре җиткерелде, матур шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International