Лениногорск көрәшчеләре алты призлы урын алып кайтты

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Шәһәрнең 3нче спорт мәктәбе көрәшчеләре Түбән Камада грек-рим көрәше буенча узган Татарстан Беренчелегендә катнаштылар.

Ярышларда 2005-2006 елгы 160тан артык көрәшче катнашты. Үз үлчәү категориясендә Данис Кадиханов, Данил Гыймаев беренчелекне алды. Икенче призлы урында – Айдар Низамов, Вилдан Вакказов, өченче урында – Айрат Вәлиуллин, Никита Митрофанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International