Шәһәр һәм районда “Игътибар, балалар” профилактик чара уза. Күптән түгел шул чара кысаларында ЮХИДИ бүлеге һәм юл хәрәкәте иминлеген финанслау дирекциясе учреждениесе белән берлектә 8нче мәктәп “Шоферга хат” акциясе уздырды.
Анда мәктәпнең 2 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар үз куллары белән машина йөртүчеләргә хат яздылар. Алар анда күпчелек машиналарның юлда зур тизлек белән баруын язган, кайчакта җәяүлеләргә юл бирми, дип тә куйганнар. Юл кагыйдәләрен бозмаска, балаларны махсус утыргычларда йөртергә һәм куркынычсызлык каешын эләктерергә кушканнар. Укучылар хатларны урамда машина йөртүчеләргә тапшырды.