Республика һәм көньяк-көнчыгыш журналистлары өчен ул көнне эчтәлекле, хис-кичерешләргә бай булган зур сәяхәт оештырылды. Татарстан нефтенең 75, Ромашкин ятмаларының 70 еллыгына һәм “За нефть” газетына нигез салынуга 50 ел тулуга багышлап, “Лениногорскнефть” идарәсе журналистларга пресс-тур үткәрде.
Нефть тарихы
Әлеге чараның Матбугат көне алдыннан оештырылуы тагын да сәяхәтне тулыландырды, журналистлар өчен бәйрәм кебек узды. Пресс-тур шәһәрдәге Нефть музееннан башланды. Ул көнне Халыкара музейлар көне дә иде бит әле. СССРда беренче булып төзелгән данлыклы нефть музее 1968 елдан эшчәнлеген алып бара, хәзер ул- төбәгебезнең горурлыгы. 2015 елда яңа бинага урнашкан музей тагын да киңәйгән, экспонатлар күбәйгән. Музей директоры Ирина Фатыйхова журналистларны Татарстан нефте башлангычына алып кайтты. Төбәктә кара алтын борынгыдан булган. Музейда моны дәлилләүче документлар шактый. Казан нефте турында беренче тапкыр 1637 елда ук Пушкарский приказында телгә алына. «Казанские ведомости» газетының 1703 елдагы санында нефть һәм бакыр рудасының күплеге языла. Билгеләп үтелгәнчә, революциягә кадәр 25 ләп нефть предприятиесе, нефть складлары була. “Татнефть” җәмгыяте барлыкка килү, “Лениногорскнефть” идарәсе тарихы турында да кызыклы фактлар белдек, 1943 елда Шөгер скважинасында беренче, ә биш елдан Тимәш авылы янындагы 3 нче скважинадан “кара алтын” бәрү тарихын тыңлау барысына да ошады. Музейда узган һәм бүгенге чорны чагылдырган искиткеч бай материал, уникаль фотосурәтләр тупланган.
Шөгер нефть-битум заводы музеенда булу тәэсирләрне тагын да арттырды гына. Нефть-битум заводы элек авылда мөһим предприятие булып торган. Америка эшмәкәре Ласло Шандор бу якларга 1874 елда килә һәм скважина бораулый, тау токымнарын өйрәнә башлый. Әмма ул чактагы техника белән нефтькә кадәр төшеп җитеп булмый. Америкалы гудрон заводы төзи. Штольнядан битумлы комны шахта ысулы белән ташыйлар.Тик керем-файда китермәгәч, 1881 елда ул аны сатып китеп бара. Әмма нефть-битум заводы озын гомерле булып чыга. Ул 2009 елда гына эшләүдән туктый. Демонтаж эшләре тәмамлангач, «Татнефть» җитәкчелеге бу урында музей комплексы оештырырга карар кыла. Монда барысы да ХIХ гасырдагы кебек: штольняда күзләре бәйләнгән атларда битум-гудрон “ташыйлар”, эретү бинасында да “эш кайный”, хәтта эшчеләрнең эш киемнәренә кунган тузанга кадәр саклана. Илгә биш герой үстереп биргән данлыклы Шөгер җирендәге музей барысына да бик ошады, моннан китәселәре дә килмәде.
Яңа проектлар
“Лениногорскнефть” идарәсе объектларында күрсәтерлек, сөйләрлек яңалыклар бар шул. Без – журналистларны автобуска утыртып, “Процесслар фабрикасы” дигән тренировка паркына алып бардылар. Биредә нефть һәм газ чыгару буенча оператор, ППД, ООУ операторлары, стропальщик һөнәрләре буенча практик күнекмәләргә һәм осталыкларга өйрәтәләр. Мондагы мәйданчыкның үзенчәлеге шунда: урнаштырылган җиһазлар нәкъ промыселларда кулланылучы кебек. Алда әйтелгән һөнәрләр буенча алган күнекмәләрне шушы гамәлдә булган җиһазларда камилләштерергә була. “Лениногорскнефть” идарәсенең кадрлар бүлеге әйдәп баручы инженеры Ленар Әхмәтшин әйтүенчә, төп максат – кыска вакыт эчендә хезмәткәрләрне эштә кирәк булган иң мөһим элементларга өйрәтү.
- Җиһазлар интеллектуаль монометрлар белән тәэмин ителгән. Алар барлык технологик процессларны, шул исәптән аварияләрне дә күрсәтә. Дөрес эшләмәгәндә авазлар чыга, су сиптерелә, ягъни реаль тренажерлар кулланыла. Биредә өйрәнү узган кеше производствода техника куркынычсызлыгын бозмас, барысын да дөрес эшләр дип уйлыйбыз, – ди Ленар Алмазович.
«Лениногорскнефть» идарәсе тарафыннан пилот проекты буларак тормышка ашырылучы дистанцион контроль һәм идарә итүнең автоматлаштырылган системасын үзәк диспетчерлык хезмәтендә күрсәттеләр. Проектның онлайн режимда эшләве, уңайлы булуы, күренеп торуы – аның өстенлекле ягы. Мәгълүмати таблода барысы да уч төбендә кебек күренеп тора. Система мәгълүматны турыдан-туры кырдан, ягъни эш бара торган урыннан алырга мөмкинлек бирә. Тулысынча автоматлаштыру дежур операторларның объектларда даими булуына кирәк түгеллеген күрсәтә, ләкин аларга лаеклы эш шартлары тудырылган.
“Лениногорскнефть” идарәсенең 1нче комплекслы нефть әзерләү һәм кудырту цехының (ЦКППН) ДНС-1539 станциясендә дә яңалык бар икән. Башкалардан аермалы буларак, әлеге ДНСта иярчен нефть газы газ-пешкәкле җайланмаларда электр энергиясен эшкәртү һәм нефть җылыту өчен кулланыла.
– Аларны куллану факел җайланмасында газ яндыруны киметте, утильләштерү коэффициенты артты. Якындагы скважиналарны да электр белән тәэмин итәбез, – дип аңлатты ТСПНГ әйдәп баручы инженеры Алексей Гаврилов.
Газет битләрендә
Әлбәттә, идарәдә булган үзгәрешләр, яңалыклар һәрвакыт “За нефть” газетында яктыртылып килә. Аңа нигез салынуга – 50 ел. Аны яратып укыйлар, көтеп алалар. Бүгенге көндә аның дизайны да үзгәргән. Ләкин ничә ел узса да, газет юнәлешен үзгәртми: биредә җитештерү тармагында эшләүче хезмәткәрләр, нефть тармагында булган инновацияләр языла, ветераннар турында җиткерәләр, аларның хатирәләрен яктырталар. Корпоратив коммуникацияләр хезмәтенең әйдәп баручы инженеры Юлия Могила әйтүенчә, бүгенге көндә копоратив коммуникацияләрнең хезмәте газет чыгаруга гына кайтып калмый, ә күп төрле юнәлештә.
- Республика, шәһәр-район, корпоратив мәгълүмат чаралары белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, ягъни мәгълүмат эшчәнлеген тулы куәттә алып барыла. Газетны барлыкка китерү дә зур эш таләп итә, ул укучыга да тәэсир итәрлек булсын, шулай ук бизәлеше белән дә үзенә тартып торсын. Моннан тыш төрле имидж продукцияләре (фильмнар, китаплар, буклетлар) буенча да эш алып барыла. Әлбәттә, һәр төрле юнәлештә идарә җитәкчелегеннән ярдәм тоябыз, - ди Юлия Станиславовна.
“За нефть” газеты башкарган эшләрен күргәзмә итеп әзерләгән. Ул “Каләм очында нефть” дип атала. Күргәзмәне зур кызыксыну белән карап чыктык. Фотографияләр стендында күпләр үзләрен таныды. Монда шулай ук газетның беренче номеры да урын алган. Газет эшендә кирәкле булган атрибутлар да бар, аларның кайберләре хәзерге көндә раритетка әйләнгән. Төрле елларда редакция коллективы лаек булган мактау грамоталары да шактый, алар да урын алган.
Ул көнне “За нефть” газетының алыштыргысыз корреспонденты булып эшләгән Николай Садовинның “Блокнот журналиста” шигырьләр һәм хикәяләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсенең шаһитлары да булдык. Әле беркем кулына да алып карамаган китапны без беренчеләрдән булып кулыбызга алдык һәм аны бүләк итеп тә бирделәр. “Рухият” тарафыннан басылган әлеге җыентыкка авторның шигырьләре, төрле елларда язылган мәкаләләре, репортажлары кергән. Нефтьчеләрнең тулы бер тарихын, республикада “кара алтын” үсешен чагылдырылган. Алда торган юбилейларга искиткеч бүләк бу.
Югары квалификацияле белгечләр әзерли
“Лениногорскнефть” идарәсе коллективының өчтән бер өлешен нефть техникумы чыгарылыш студентлары алып тора. Нефть техникумы данлы традицияләре, нефть тармагына югары квалификацияле белгечләр әзерләве белән ул бүген дә алдынгылар исәбендә. Техникум территориясендә ике уникаль уку полигонында без дә булдык. Нефть чыгару, аны әзерләү һәм озату кебек технологик процессларны үз эченә алган мәйданчыкны Россиядә бердәнбер дисәң дә була. Дөрес, резервуарлар кечерәйтелгән формада ясалган. Җиһазларның барысы да контроль-үлчәү һәм автоматика чаралары белән тәэмин ителгән. Электр-механика белән бәйле полигонда да чынбарлыктагы җиһазлар урнаштырылган. Техникум студентлары уку дәверендә үк бу җиһазлар белән таныша, аларда эшләп карый. «Бораулаучының эш урыны тренажеры» республикада бердәнбер санала. Ул студентларга биремнәрне компьютерда чишәргә мөмкинлек бирә. Тренажерда борауларга, күтәрткеч операцияләрен башкарырга, скважиналарны томаларга да була. Нефть техникумы белән “Татнефть” Компаниясен социаль партнерлык җепләре бәйли.
Нәкъ шул көнне нефть техникумы үзенең 60 еллык юбилеен Мәдәният сараенда зурлап билгеләп үтте. Бирегә ветеран-педагоглар, укытучылар, студентлар, чыгарылышлар җыелды. Юбилей белән котларга республика мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов, “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының гомуми сораулар буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев килде. “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлап, уку йортының якты киләчәгенә ышаныч белдерделәр.
Техникум директоры Игорь Врублевский әйтүенчә, 60 ел дәвер эчендә уку йорты 30 меңгә якын белгеч әзерләгән.
- Безнең студентлар диплом гына алмый, аларның кулында тагын өч, кайчагында дүрт эшче һөнәре алу турында таныклык була. Техникумнан укып чыккан яшь белгеч яхшы һәм тотрыклы хезмәт хакы булган эш таба алу мөмкинлегенә ия, - дип билгеләп үтте Игорь Врублевский.