Лениногорск районында зиратларны чистарттылар

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Санитар-экологик икеайлык барышында, узган шимбәдә шәһәрдәге ике зиратта: Камышлы һәм мөселман зиратларында өмә узды.

Өмәдә шәһәр предприятие-оешмалары актив катнашты, техника белән дә ярдәм иттеләр. Зиратлар корыган агачлардан чистартылды, чүп-чар җыйдылар, зур булып үскән агачларны кистеләр. Өмәдә 30дан артык кеше катнашты, чүп полигонына 100 куб метр чүп чыгарылды. Өмәне оештыручылар әлеге эш традициягә кереп, ел саен май аеның соңгы шимбәсе алдыннан үткәрелер дип ышана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International