Лениногорскилылар “Мин Шишкин кебек ясыйм” конкурсында катнашты

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Лениногорскиның балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Мин Шишкин кебек ясыйм” республика конкурсында катнашып, призлы урыннар алды.  Аларны Алабуга шәһәрендә бүләкләделәр. Беренче урын алучыга 5 мең, икенчегә 3 мең, өченче урын алучыларга ике мең премия бирелде. Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе укучылары арасында призлы урын алучылар:

Ахметзянова Ралина – Лениногорскиның балалр сәнгать мәктәбе (укытучысы Акопян Г.А.)- 1 дәрәҗәдәге диплом.

Лауреат дипломы алучылар Ульяновск һәм Болгарга сәяхәткә барачак. Менә алар:

Гайнутдинова Амина (укытучысы Галлямова Э.Р.) Хабутдинова Лиана (укытучысы Постнова Т.Г.) Махсус приз белән Кащавцева Дарина бүләкләнде (укытучысы Галлямова Э.Р.).

Иҗади һәм үзенчәлекле эшчәнлек өчен диплом алды -  Бакулич Кира (Укытучысы Галлямова Э.Р.)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International